"Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре өчен "Сак булыгыз, мошенниклар" дигән темага лекция оештырылган.
Әлеге эшнең максаты-өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидлар арасында социаль мошенниклыкны кисәтү.
Ялгыз яшәүче өлкәннәргә барганда социаль хезмәткәрләр өлкән яшьтәге гражданнарга социаль мошенниклык очракларын кисәтү буенча аңлату эшләре алып барганнар, мошенниклык төрләре һәм җинаять кылу фактлары турында фикер алышканнар.
Барлыгы социаль хезмәткәрләр тарафыннан 359 хезмәт күрсәтелә торган граждан, аларның барысына да белешмәлек бирелгән әлеге тематикага.