Буген Буада «Шәҗәрәләр – нәсел агачы»исемле VI төбәкара конференция эшли башлады.

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

       Ул быел да шәһәрнең  Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбендә уза. Бу чара Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Буа районы мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды. Гаилә традицияләрен саклау һәм ныгыту, укучыларны тикшеренү- өйрәнү эшенә  җәлеп итү, рухи кыйммәтләрне үстерү, милли-мәдәни традицияләрне      барлау  - нәкъ шушы бурычларны үз өстенә алган конференция бу.

    Матур бизәлешле, шәҗәрә һәм гаилә архивларыннан төзелгән күргәзмә залы Татарстан районнарыннан, Россиянең төрле өлкәләреннән килгән йөз егермеләп укучыны каршы алды. Кунакларны район башлыгы вазифаларын башкаручы Ранис Камартдинов сәләмләде. «Һәр бала үзенең туган җирен, торган җирен, якыннарын белергә тиеш. Яшь буында нәсел, үткән буын туганнарны өйрәнүгә тартылыш тудыру, яхшы күренеш»- диде. «Шәҗәрәләр – нәсел агачы» конференциясен уздыру мөһимлеген, шулай ук, районның мәгариф бүлеге вәкилләре дә азсызыклады.

      Быел конференциядә эшләрне бәяләү әгъзаларына курше Чуаш Республикасыннан һәм  хәтта Төмән өлкәсеннән дә эшләр тәкъдим ителде. Бу кызыклы чара җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International