Узган елгы корылык аркасында уҗымнар, авыр тишелеп, кышка кергәнче тиешенчә ныгып кала алмады. Ә быел аларны җылы, яңгырлы озын көз сыный. Әлеге материалда мондый һава торышының үсемлекләргә ничек тәэсир итүен ачыкларга булдык.
“Россельхозүзәк”нең Буа районара бүлегенең әйдәп баручы агрономы Анна Алексеева әйтүенчә, әлегә тискәре йогынтысы юк.
– Уҗым кырларында даими булып торабыз. Чәчү сроклары берникадәр аерылуга карамастан, барлык хуҗалыкларда да диярлек үсентеләр бертөрле торышта: өч-дүрт сабаклы, 12-15 сантиметр озынлыкта. Көз җылы һәм дымлы булганда аларның 20 сантиметрдан биегрәк үсеп китү куркынычы зур. Бу очракта кар яуганнан соң үсемлекләр бөкләнеп төшеп, тамыр тирәсен томалыйлар, шуның аркасында язын карлы күгәрек авыруы зур зыян салырга мөмкин, – ди ул. Бүген әлеге авыруга каршы эшкәртү таләп ителгән мәйданнар юк.
Уҗымнарны үз күзләребез белән күреп кайту ниятеннән Анна Степановна белән бергә “Кыят” җәмгыятенә юл алдык. Баш агроном Рафыйк Нигъмәтуллин безне Козловка авылыннан ерак түгел урнашкан уҗым бодае басуында каршы алды. 404 гектарлы мәйдан яшел хәтфә келәм шикелле.
– Чиста пар җирендә чәчүне 28 августта үткәргән идек. Барлык технология таләпләре үтәлгәнгә, корткычларга, чүп үләннәренә, авыруларга каршы эшкәртү таләп ителмәде, – ди ул. Анна Степановна берничә үсемлекне казып алды.
– Менә күрәсезме, озынлыклары 10-12 сантиметрдан артмый, тамыр системалары нык, барысы да диярлек дүртәр сабаклы. Язга берсе үлсә дә, өчесе кала, – дип, һәрберсен барлап чыкты. Биредә үсемлекләрнең кышка ничек тиеш шулай керүен көзге чәчүне башка елларга караганда бер атнага соңрак үткәрүләре белән дә бәйлиләр. Казан белгечләре көзнең җылы, озын киләсен алдан фаразлап, шулай эшләргә киңәш итә.
Җәмгыятьтә уҗым культуралары бөртеклеләрнең 40 проценты күләмендә, 1000 гектарда чәчелә. Аның 100 гектары – арыш, калганы бодай. Нигездә аларны чиста парга һәм борчактан соң чәчәләр. Ел саен мул уңыш алалар. Быел исән калган 200 гектарның һәрберсеннән уртача 45 центнер чыккан. Тулаем бөртеклеләрдән ул 47 центнер тәшкил иткән.
– Көзге хәл яхшы. Уҗымнар җитәрлек күләмдә шикәрләр туплап, уңышлы кышларлар, язын исә быелгы кебек кар эреп беткәннән соң суыклар булмас, дип ышанасы килә, – ди баш агроном. Ә көзгесе алар өчен куркыныч түгел.
– Барысы да орлыкны нинди тирәнлеккә салудан тора. Бездә бодай өчен ул 5-6 сантиметр тәшкил итә. Бу инде кинәт салкыннар башланган очракта, үсемлекләр минус 20 градуска да бирешмәячәкләр, дигән сүз, – ди Рафыйк Нигъмәтуллин. Бу кадәр үк кирәкмәсә дә, уҗымнар әйбәт кышласын өчен башта туңдыру, аннан кар яву яхшы.