Исегезгә төшерәбез, сезнең дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында дәүләт хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар.
Дәүләт хезмәтләре www.gosuslugi.ru сайты «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында» 2010 елның 27 июленнән 210-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү йөзеннән оештырылды.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы мөмкинлекләреннән файдалану өчен, почта аша яки «Ростелеком»ның теләсә кайсы уңайлы бүлекчәсендә теркәлергә һәм шәхси кабинетка керү кодын алырга кирәк.
Хисап язмагызны активлаштырганнан һәм шәхси кабинетка кергәннән соң, хезмәт күрсәтү өчен «сервислар» ачарга, башкарма хакимиятнең федераль органнары исемлегеннән «Федераль салым хезмәте»н сайларга кирәк.
Бу бүлектә Россия Федераль салым хезмәте тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләр күрсәтелгән:
- салым түләүчеләргә гамәлдәге салымнар һәм җыемнар, салымнар һәм җыемнар турындагы законнар һәм аның нигезендә кабул ителгән норматив хокукый актлар, салымнар һәм җыемнар исәпләү һәм түләү тәртибе, салым түләүчеләрнең хокуклары һәм бурычлары, салым органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының вәкаләтләре турында түләүсез мәгълүмат (шул исәптән язма рәвештә) бирү, шулай ук салым хисаплылыгы формаларын бирү һәм аларны тутыру тәртибен аңлату;
- юридик затларны, физик затларны шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян (фермер) хуҗалыклары буларак дәүләт теркәве;
- резидентларның һәм кредит оешмалары яки валюта биржалары булмаган резидентларның валюта операцияләрен гамәлгә ашыруны тикшереп тору буенча дәүләт функциясе;
- контроль-касса техникасына карата таләпләрнең үтәлешен, аны теркәү һәм куллану тәртибе һәм шартлары үтәлешен тикшереп тору;
- юридик затларның Бердәм дәүләт реестрындагы һәм шәхси эшмәкәрләрнең Бердәм дәүләт реестрындагы белешмәләр һәм документлар бирү;
-кызыксынган затларга дисквалификацияләнгән затлар реестрындагы белешмәләр бирү;
- салым түләүчеләрнең Бердәм дәүләт реестрыннан өземтә бирү;
-Россия Федерациясе законнары нигезендә оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр тарафыннан кулланыла торган контроль-касса техникасын билгеләнгән тәртиптә теркәү;
- үз ИННыңны белү;
- салым декларацияләрен (исәп-хисапларны) кабул итү һ. б.
Салым декларациясен порталдан файдаланып формалаштыру һәм җибәрү салым органына гаризаны декларациянең электрон формасы кушымтасы белән җибәрергә һәм порталда гаризаның уникаль номерын алырга мөмкинлек бирәчәк. Аны кәгазьдә декларацияне кабул итү һәм эшкәртү өчен салым органына мөрәҗәгать иткәндә өстенлекле тәртиптә хәбәр итәргә кирәк.