"Коммуна" ширкәтендә Ранис Камартдинов җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды

2019 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

«Коммуна» ширкәтендә район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Ранис Камартдинов җитәкчелегендә агрофирмалар, хуҗалыклар җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашында семинар-киңәшмә узды. Терлекләрне кышлату мәсьәләсе дә каралды.

Агымдагы елның 10 аенда район буенча 27462 тонна сөт савылган. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда бу 8 процентка күбрәк, 16800 тонна дуңгыз һәм сыер ите җитештерелгән. Бу өлкәләрдә алга китеш күзәтелә.

"Акыллы ферма", "Авангард" ширкәтләрендә терлекләр санын 182-145 башка арттыруга ирешкәннәр. Фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны 72 башка арткан.

Сөт җитештерүдә «Авангард», «Коммуна», «Дружба» ширкәтләре алда бара. Бу чорда район буенча 6907 бозау алынды.

«Коммуна» ширкәтендә барлык төр катнаш азык үзебездә җитештерелә. Махсус цехта. Бу җаваплы эш Владимир Емельяновка йөкләнгән.

- Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр дәүләт тарафыннан зур ярдәм тоялар. Күп программалар эшли. Мондый мөмкинлекләрдән файдаланырга кирәк. Технология таләпләре төгәл үтәлгән тәртип булган урыннарда проблемалар уңай хәл ителә. Терлекчелектә кышлату чорында җитештерүчәнлекне киметмәскә тырышырга кирәк. Азыкны мул итеп әзерләдек, калганы үзебездән тора, - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International