Буада Татарстан Республикасы Премьер – министры Алексей Песошин катнашында 2019 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясадылар

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Бүген Буа шәһәренең Мәдәни үсеш үзәгендә 2019 елда районның социаль-икътисади үсешенә йомгак ясау һәм агымдагы елга бурычлар кую буенча Буа муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһудин, Ринат Гайзатуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук район активы катнашты.

Алексей Валерьевич район белән танышуын Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Төхвәтуллин белән күрешүдән башлады һәм буалыларны Буа муниципаль районы Советының йомгаклау утырышында сәләмләде.

Буа муниципаль районының 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турында Буа  районы җитәкчесе Ранис Камартдинов чыгыш ясады. Ул икътисадның барлык өлкәләренең торышына җентекле анализ ясады. Мәгариф, медицина, социаль өлкә, спорт һәм мәдәният үсешенә тукталды. Икътисадның реаль секторы үсешендә уңай динамиканы саклап калу, барлык социаль йөкләмәләрне төгәл һәм вакытында үтәү, бурыч-максатларны тормышка ашыру кебек  эшләргә игътибарны юнәлтте. Бүгенге көндә ирешелгән һәр сан артында буалылар тырышлыгы тора. Авыл җирлекләре башлыкларына, хуҗалык, предприятие, оешма җитәкчеләренә, район хезмәтчәннәренә, һәр аерым алынган өлкәдә, җәмәгатьчелек хезмәткәрләренә, барлык буалыларга,  тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Утырышта катнашучыларны 2019 елгы эш нәтиҗәләре белән Яңа Чәчкап авыл җирлеге башлыгы Динә Абдрахманова таныштырды.

Алексей Песошин, үз чиратында, муниципалитетның халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, шәһәр һәм районның алга таба тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән эшчәнлегенә объектив һәм уңай бәя бирде: "Буа районы республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча 25 нче урында тора. Тулай территориаль продукт – 14,522 млрд.сум; сәнәгать җитештерүе индексы-99,6%. Районның эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 28508,1 сум тәшкил итә.

2019 елда 25 федераль һәм республика программасы кысаларында 34 объект төзелде һәм төзекләндерелде,  капиталь кертемнәрнең гомуми суммасы 486,87 млн.сум тәшкил итте. 2020 елда районда 29 программа кысаларында 42 объект төзү, капиталь ремонт ясау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Сүз дә юк, Буа районы – Татарстанның Идел аръягы зонасы үзәге потенциалы күпкә югарырак, һәм сез социаль-икътисадый үсешнең барлык төп күрсәткечләре буенча да лидер булырга тиеш. Без Буа районының алга таба үсешенә өметле карыйбыз. Агымдагы елда социаль-икътисадый үсешнең уңай динамикасын саклап калырга кирәк"- диде Татарстан Республикасы  Премьер- министры.  Чыгышының ахырында Алексей Валерьевич буалыларга эшләрендә югары күрсәткечләр өчен хөкүмәт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International