«Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлешенә һәм «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешенә һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына салымнар һәм җыемнар турында үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законның 9 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2019 елның 15 апрелендәге 63-ФЗ номерлы Федераль закон белән өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган затларга мөлкәт салымнары буенча салым ташламалары бирелә:
- физик затлар мөлкәтенә салым исәпләгәндә - һәр балигъ булмаган балага исәпләгәндә фатирда/торак йортта кадастр бәясен 5/7 кв.м. га киметү,
- җир салымы буенча - кадастр бәясенең бер җир кишәрлеге буенча 600кв.м. киметү.
Күрсәтелгән салым ташламаларын куллану максатларында 2020 елда гражданнарга - өч һәм аннан да күбрәк балигъ булмаган балалары булган күчемсез милек объектларына һәм җир кишәрлекләренә хокук ияләренә, якын арада, физик затлар мөлкәтенә салым һәм җир салымы буенча ташламалар бирү турындагы гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәбез.
Өстәмә мәгълүматны 2020 елның 23, 24 мартында һәм 24,25 апрелендә Татарстан Республикасының барлык салым органнарында ачык ишекләр көннәрендә, шулай ук түбәндәге телефоннар буенча алырга мөмкин: 8800-222-22-22, 8(84371) 2-00-07; 2-00-24