Үткән атнада буалы әти-әниләр үзләрен чыгарылышлар итеп тойдылар – традицион Бөтенроссия акциясе кысаларында бердәм дәүләт имтиханы тапшырдылар. Имтихан үткәрү пункты булган шәһәрнең 1 номерлы мәктәбендә парта артына бу көнне 15 кеше утырды.
Быел имтихан тарих буенча иде. Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү белән бәйле. Агымдагы елда мәктәпне тәмамлаячак укучыларның әти-әниләре белән бергә әлеге фәннән белемнәрен муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илгиз Ханбиков та тапшырдылар.
Максаты әти-әниләрне бердәм дәүләт имтиханнарын бирү мохите, үзенчәлекләре белән таныштыру, киеренкелекне киметү, имтиханнарга әзерләнгәндә нинди моментларга игътибар итәргә тиешлеген искә төшерү булган әлеге акция чынбарлыкка тулысынча якынлаштырылган. БДИ тапшыручыларның барысы да металл эзләгеч аша үттеләр, аудиториягә бары паспорт һәм ручка гына алып керделәр, алдан билгеләнгән урыннарга утырдылар, оештыручыларның инструктажларын тың-ладылар. Имтиханнарга кадәр район мәгариф идарәсенең өлкән методисты, БДИнең муниципаль координаторы Илсур Хәсәнов актлар залында кыска ата-аналар җыелышы да үткәрде. Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Очрашудан кирәкле күп мәгълүмат алган, тынычланган өлкәннәр бланкларны тутырганнан соң биремнәрне үтәргә керештеләр. Моның өчен аларга ярты сәгать вакыт бирелде.
– Үзебезнең имтихан тапшырып каравыбыз әйбәт, әлбәттә. Кыска вакыт эчендә мәктәп программасын искә төшерү, күләмле биремнәргә җавап бирү катлаулырак булса да, тырыштым. Балаларыбыз да сынатмас, дип ышанам, – ди Айгөл Әхмәдуллова. Равия Җамалиева күп сорауларның таныш булуын әйтә
– Җавап биргәндә әлләни авырлык сизмәдем. Шулай да дулкынландым, – ди.
Лилия Садретдинова БДИне инде өченче ел рәттән тапшыра.
– Тарих буенча тестта төрле чорларга кагылышлы сораулар булуы ошады. Мин БДИне акыл өчен яхшы гимнастика, дип саныйм, – ди Лилия Назыймовна.
Өлкәннәрнең эшләрен шунда ук экспертлар – тарих укытучылары бәяләде. Соңыннан пресс-конференция һәм фикер алышулар булды. Барлык әти-әниләр мондый акциянең кирәк булуын, биремнәргә тырышып җавап бирүләрен әйттеләр. Тагын мәктәп программасын үзләштерү белән бергә имтиханга үз-үзеңә ышанып килергә, тыныч булырга кирәклеген дә аңладык, балаларыбызга да шуны төшендерергә тырышачакбыз, диләр