Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы өлкән сыйныф укучыларын Аграр университетка Ачык ишекләр көненә чакыра

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

14 мартта 11: 00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре белән таныша һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре турында белә алачак. Укудан соң авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләүче балалар өчен укытуның максатчан программалары һәм вузны тәмамлаучылар һәм студентлар өчен дәүләт ярдәменең башка чаралары турында югары уку йорты вәкилләре сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International