Район җитәкчесе Ранис Камартдинов җитәкчелегендәге Буа муниципаль районы делегациясе «Татарстан Республикасында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру» темасына зона семинар-киңәшмәсендә катнаша. Чара бүген Иске Чүпрәле авылында уза. Анда Апас, Югары Ослан, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Спас һәм Тәтеш районнары да чакырылган.
Семинар-киңәшмә кысаларында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече формаларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча инструментларын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми мәгълүматы буенча авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре 11-27 март көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән
файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы Ленар Фәттерахманов, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар, Фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗалары катнашында узачак.
Семинар бүген беренче тапкыр уза. 13 мартта шундый ук семинар Түбән Кама шәһәрендә, 24 мартта - Саба районында, 27 мартта - Бөгелмә шәһәрендә узачак.