Җәйге каникулларда мәктәп укучыларына Россия буенча ерак поездларда ташламалы йөрү мөмкинлеге биреләчәк

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

Җәйге каникуллар вакытында 10-17 яшьлек балалар Россия буйлап ерак араларга йөрүче поездларда билетка 50 процентлы ташлама белән йөри алачак, дип хәбәр итә Горький тимер юлларының Казан төбәге матбугат хезмәте. Ташлама җәй дәвамында плацкарт һәм гомуми вагоннарга, шулай ук утыру урыннары булган вагоннарга билетлар өчен гамәлдә.

«Җәйге каникуллар вакытында балаларга ташлама инде күркәм традициягә әверелде. Бу балалар өчен, шул исәптән социаль якланмаган гаиләләрдән дә, җәй көне ял итү һәм яңа урыннар күрү мөмкинлеге», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә. Ташлама мәктәп укучыларына плацкарт һәм гомуми вагоннарга, шулай ук 1 июньнән 31 августка кадәр Россия эчендәге поездларга билетлар сатып алганда бирелә.

2016 елдан башлап махсус тариф буенча 10 млн. яшь пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Моңа кадәр ташламалы юл йөрү хокукы уку чорында — 1 сентябрьдән 31 майга кадәр генә бирелә иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International