Быел 9 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры иртәрәк башланачак. Барлык дәүләт имтиханнарының контроль-үлчәү материалларына (КИМ) сизелерлек үзгәрешләр кертелде, чөнки яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем алган 9 сыйныф укучылары беренче тапкыр дәүләт йомгаклау аттестациясен уза. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
Математика буенча контроль-үлчәү материалларына яңа практик юнәлешле биремнәр блогы кертелде, рус теле буенча имтихан эше тел материалын анализлауның төрле төрләрен башкаруны күздә тота. Җәмгыять белеме буенча биремнәрнең аналитик өлеше көчәйтелде -аларның күбесе практик ситуацияләрне, фикер алышуны, аңлатуны, дәлилләүне, үз фикерләрен социаль тормыш фактларына, шәхси социаль тәҗрибә һәм иҗтимагый белемнәргә анализ ясауны таләп итә.
Тарих буенча контроль-үлчәү материалларына тарихи карта белән эшләүгә яңа биремнәр кертелде, тарихи мәгълүматның визуаль чыганакларына нигезләнгән биремнәр саны арттырылды, мәдәният тарихын белүне тикшерүче биремнәр блогы бүлеп бирелде.
ТР Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, быелдан 9 сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясенә рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе кертелгән. Әңгәмә 12 февральдә 1087 белем бирү оешмасында узды. Өстәмә сроклар 11 мартта һәм 18 майда каралган.
«Зачет» сөйләшүендә катнашкан 37 мең 968 кешенең 37 мең 485е имтиханга кертелгән, дип өстәде Рафис Борһанов.
"9 сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең вакытыннан алда чоры 21 апрельдән 16 майга кадәр узачак. Кагыйдә буларак, анда җитди сәбәп аркасында вакытыннан алда имтихан сайлаган уннан да кимрәк укучы катнаша», – дип дәвам итте ул. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе мәҗбүри булуын һәм дүрт имтихан – рус теле, математика һәм ике фәнне үз эченә алуын искәртте.
" Дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп чоры быел иртә – 22 майдан башланачак. Моны соңгы кыңгырауны планлаштырганда исәпкә алырга кирәк", - дип билгеләп үтте министр.
Төп чорда республиканың барлык муниципалитетларында 141 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, анда онлайн-видеокүзәтү оештырылачак.