Бүген, 11 мартта Буа муниципаль районы делегациясе, шул исәптән «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Буа МРО башлыгы Радик Ибәтуллин, район авыл хуҗалыгы формированиеләренең баш агрономнары «Татагрохимсервис»-«Агрохиммаш» АҖнең Биектау авылындагы филиалы мәйданчыгында булдылар. Алар предприятие чыгара торган продукция – агулау машиналары, үсемлекләрне тукландыручы сиптергечләр, агулау машиналарын көйләү белән таныштылар.
Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе- ашлыкны эш эретмәсе белән тигез итеп агулау машиналарын көйләү иде, аны теориядә һәм практикада карадылар. Шулай ук катнашучыларга аерым препаратларны кертү өчен форсункалар сайлау һәм көйләү нечкәлекләре, "Буран", "Торнадо", "Шторм" сиптергечләренең функцияләре һәм конструктив чишелешләре буенча фикер алышу мөмкинлеге бирелде. Чара кысаларында авыл
хуҗалыгы фәннәре кандидаты "Волга Агро" ҖЧҖ директоры А.Р. Нугаев, Татарстан Республикасының атказанган агрономы, "Казан Агрохимсервис" ҖЧҖ агроном-консультанты В.П. Зеленихин "Пестрецыагрохим" ҖЧҖдә һәм "Азык-төлек программасы" АПКсында КАС-32 кулланганда уңышлылыкны күзәтү алымнары, методлары турында сөйләделәр.
"Агрохиммаш" заводы "Татагрохимсервис" АҖ компанияләре төркеменең Unitechagro (UTA) яңа юнәлеш астында заманча югары технологияле авыл хуҗалыгы техникасы җитештерә. UTA-3000 үзйөрешле сиптергечнең югары җитештерүчән машинасы республика кырларында инде эшли