Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре Буа ветераннарына өйдә аңлатылачак

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Апас районнары территориаль бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, яшәү урыннарына чыгып, ветераннарга кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирүне оештыра.

Консультацияләрнең вакытын, урынын һәм күздә тотылган сорауларны килештерү өчен идарәнең кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә 8 (84374) 3-52-89 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шалтыратулар эш көннәрендә сәгать 10:00нан 16.00 сәгатькә кадәр (12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты белән) яки Буа шәһәре, Ефремов ур., 135 йорт адресы буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International