Волонтерлар Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачаклар

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Конституция волонтерлары Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрәчәге турында сөйләячәкләр. Проектны тормышка ашыру планы турында ТР Яшьләр министрлыгы утырышында фикер алыштылар, дип хәбәр итә "Татар-информ"МА.

«Конституция волонтерлары» проекты Россиянең төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында халыкка мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, агарту чаралары узачак. Аларны «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

«Бу безнең өлкән иптәшләребез — Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең зур инициативасы, хәзер илнең төрле субъектларында әлеге проектны тормышка ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без дә читтә калмыйбыз », — дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.

Проект кысаларында Татарстанда 30 дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк, алар КФҮ, мәдәният йортлары, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерларның сменалар графигы халык хәрәкәтенә һәм активлыгына бәйле рәвештә төзеләчәк. Мәсәлән, эре сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештырылачак. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрергә планлаштыралар.

« Безнең өчен ирекле һәм волонтерлык эшчәнлегенең төрле юнәлешләренә ярдәм итү мөһим. Сез безнең өчен кадерле һәм кыйммәтле кешеләр, дип әйтүдән туймыйм. Россиядә волонтерлык хәрәкәте киң җәелдерелгән, һәм аның нигезендә безнең халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләре ята», — дип ассызыклады Россия Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы җитәкчесе Александр Бугаев.

Ведомство бөтен ил буенча эшләүче күпчелек яшьләр оешмалары эшчәнлегенә ярдәм итә, дип өстәде ул, шулай ук Татарстан волонтерларына иреклеләр хәрәкәтен үстерү өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр буенча бөтенхалык тавыш бирү узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International