«Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ТАССРның 100 еллыгы кысаларында «Яшүсмер» клубы әгъзалары белән очрашу оештырдылар. Чараның максаты – гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләү, үсеп килүче буында үз республикаларына, туган якка карата танып-белү кызыксынуларын арттыру.
«Үз якташларым белән горурланам!» исемләнгән бу очрашуда социаль педагог балаларга Буа районы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында сөйләде. Алар - Татарстан Республикасының танылган композиторы Фирзәр Мортазин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһүдин, Буа якташлыгы җитәкчесе Ирек Закиров, Буа шәһәренең Р.Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы-танылган җырлар авторы һәм шагыйрә Гөлнур Айзатуллова, Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев. Алар барысы да Буа районында туып-үскән. Әлеге чарада яшүсмерләр алда эйтелгән буалылар турындагы белемнәрен тагын да арттырдылар.


