Буада шәһәр эчендәге юлларны ремонтлау белән "Дорсервис" ҖЧҖ подрядчы оешмасы шөгыльләнәчәк. Асфальт-бетон катламын җәю һава шартлары җылыну белән башланачак.
Татарстанның 20 муниципаль районында юл чокырларын ямау эшләре башланды. Асфальт-бетон заводларын да эшләтеп җибәрделәр. Аерым алганда, асфальт-бетон заводлары Алексеевск, Түбән Кама, Актаныш, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Буа, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Питрәч, Спас, Тәтеш, Саба, Ютазы, Теләче районнарында эшли башлады. Юл хезмәтләре федераль әһәмияттәге юлларда һәм район территориясендә аварияле юл чокырларын бетерүгә төп басым ясый.