Билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Буада 2000-2002 елгы яшүсмерләр һәм яшьүсмер кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге старт алды.

Ярышларда катнашучыларны Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов, ТР билбау көрәше федерациясенең спорт директоры Владислав Васильев сәламләде.

"Бүгенге чара яңартылган спорт мәктәбендә уза. «Батыр» спорт мәктәбе капиталь төзекләндерүдән соң заманча таләпләргә туры килә, биредә спорт белән шөгыльләнү, югары спорт казанышларына омтылышны формалаштыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Билбау көрәшен яратучылар мавыктыргыч ярышларны үз күзләре белән күрерләр дип ышанам, ә ахырда Татарстан Республикасы районнары спортчылары һәм командалары арасында спортның бу төрендә иң көчлеләрнең яңа исемнәре аталачак. Спортчыларга җиңүләр телим!",- диде Ранис Рафис улы үзенең чыгышында.

Ярышларда Алексеевск, Әлки, Буа, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Питрәч, Саба, Спас, Тукай районнары, Казан һәм Түбән Кама шәһәрләреннән командалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International