Балалар һәм наркотиклар.... Бу хәзерге җәмгыятьтә иң куркыныч күренешләрнең берсе. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, күп санлы бәхетсезлек – үлем һәм җинаятьләр нәкъ менә наркотикларга бәйле. Билгеле булганча, наркомания- ул иң чын чир. Теләсә нинди авыру буларак, наркоманияне булдырмый кала белергә кирәк.
2020 елның 13 мартында «Җирлекара үзәк китапханә» Буа ветеринария техникумы студентлары өчен “ЮК дип әйтә бел” исеме астында прокуратура, медицина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге вәкилләре белән очрашу уздырды.
Медицина хезмәткәре «Наркотиклар турында бөтен дөреслек» дигән темага әңгәмә үткәрде. Прокуратура хезмәткәре яшүсмерләр арасында наркомания проблемасының кискенлегенә игътибар итте, полиция бүлекчәләре тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә ачыкланган җинаятьләр статистикасы турында сөйләде, наркотикларга бәйле гражданнар белән аралашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Шулай ук прокурор ярдәмчесе үсмерләргә наркотиклар сатып алу, саклау, җитештерү һәм сату өчен җәза бирү турында да мәгълүмат бирде.
Китапханә хезмәткәрләре наркоманиягә каршы социаль роликлар карауны оештырдылар. Очрашу ахырында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү
бүлеге белгече балаларга «Сайлау һәрвакыт синең артында» дигән темага буклетлар таратты.
Оештыручылар фикеренчә, мондый чаралар яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйлар, наркотикларга тискәре караш формалаштыралар, үзләренә карата абруйлары һәм ихтирамлы мөнәсәбәт уята.
