Буа шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында

2020 елның 14 марты, шимбә

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү буенча конкурс комиссиясе, Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс үткәрү турында хәбәр итә.

Конкурс түбәндәге шартларда үткәрелә:

1) Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына кандидатның :

а) Россия Федерациясе гражданлыгы

б) «Дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча югары һөнәри белем яисә югары һөнәри белем;

в) муниципаль хезмәтнең төп яисә әйдәп баручы муниципаль вазыйфаларында яисә дәүләт хезмәтенең тиешле вазыйфаларында

муниципаль хезмәт стажы яисә белгечлек буенча биш елдан да ким булмаган эш стажы;

г) идарә итү эшчәнлеге тәҗрибәсе биш елдан да ким түгел. Идарә эшчәнлеге астында милек формасына бәйсез рәвештә оешма җитәкчесе, җитәкче урынбасары, дәүләт органы, җирле үзидарә органы, шулай ук аларның структур бүлекчәләре җитәкчеләре вазыйфаларында эшләү аңлашыла;

д) Башкарма комитет җитәкчесенең вазыйфаи бурычларын үтәү өчен кирәк булган күләмдә түбәндәге эшлекле сыйфатлар һәм күнекмәләр:

- Россия Федерациясе Конституциясен, Татарстан Республикасы Конституциясен, федераль законнарны һәм Татарстан Республикасы законнарын, Буа муниципаль районы муниципаль берәмлеге Уставын һәм башка муниципаль хокукый актларны, шул исәптән аның компетенциясенә һәм Башкарма комитет карамагына караган мәсьәләләрне дә кертеп, һөнәри белемнәр булу;

- муниципаль берәмлекнең социаль-икътисади үсеш стратегиясен һәм Башкарма комитетның үзенә йөкләнгән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру буенча эшчәнлек юнәлешләрен билгеләү, әлеге эшчәнлекнең яңа формаларын һәм методларын эзләү, аларны гамәли тормышка ашыру механизмнарын эшләү сәләте;

- Башкарма комитет, аның органнары һәм Башкарма комитет Җитәкчесенә буйсынган хезмәткәрләрнең эшчәнлеген планлаштыру, оештыру һәм анализлау сәләте;

- этик нормаларны белү һәм аларны хезмәттә куллану сәләте булырга тиеш

2) кандидатның муниципаль хезмәткә керү һәм аны узу өчен муниципаль хезмәт турындагы законнарда билгеләнгән чикләүләре булмау.

Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын биләүгә конкурста катнашу өчен документлар Буа муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр, шимбә көнне – 8 дән 12 сәгатькә кадәр, 2020 елның 6 апреленә кадәр кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International