Татарстан гаиләләре «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча торак шартларын яхшырттылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Быел Татарстанда 2,9 млн кв. метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Узган ел Татарстанда яшәүче 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча торак шартларын яхшырткан.

2019 елда республикада 2,6 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган, бу, узган ел белән чагыштырганда, 11% ка күбрәк. Татарстан Республикасында бер кешегә торак белән тәэмин ителеш 27,3 кв. метрга җиткән.

Бу елда Татарстанда 2,9 млн. кв. метр торак төзү планлаштырыла

Илкүләм проектның максаты- халыкның торак шартларын яхшырту һәм шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыру. Бу-Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы буенча 2019 елдан башлап Россиядә гамәлгә ашырыла торган 12 милли проектның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International