Буа районы предприятиеләре "ТАССРның 100 еллыгы" билгесен куллану турында сертификатка лаек булдылар

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Бүген, 16 мартта чираттагы "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ТАССРның 100 еллыгы сертификатларын тапшыру тантанасы булды. Буа муниципаль районының өч предприятиесе "Татарстан АССРның 100 еллыгы" мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификатлар алды. Болар - «Буа шикәре» ААҖ, "Буа икмәк заводы" ҖЧҖ, "Карлы” "Ит йорты"ҖЧҖ. Оешма җитәкчеләренә сертификатларны район җитәкчесе Ранис Камартдинов тапшырды.

Хәзер, безнең районда җитештерелгән продукция ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә эмблема белән сатуга чыгачак. Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм республика тарихын пропагандалый.

Исегезгә төшерәбез, шундый ук сертификатлар безнең районның 2 шәхси эшмәкәренә тапшырылган иде инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International