Буа халык театры артистлары А.Гыйләҗев пьесасы буенча куелган "Без унике кыз идек..." пьесасын ульянлыларга күрсәттеләр

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Ульяновск шәһәрендә Бари Тарханов исемендәге Татар халык һәм үзешчән театр коллективларының төбәкара фестивале узды. Традиция буенча фестивальдә “Район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесенең "Яктылык" халык театры режиссеры Зөһрә Талипова катнашты. Халык театры артистлары Ульяновск тамашачысына Аяз Гыйләҗевнең " Без унике кыз идек..." пьесасы буенча “Буталган тормыш җепләре" куелышын күрсәттеләр. Ульяновск Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина театр труппасына Рәхмәт хатлары тапшырды. Хәзер 28 мартта узачак фестивальнең ябылуын көтәбез, анда "Яктылык" халык театры нинди номинациягә лаек булачагы билгеле булачак. Ульяновск тамашачылары ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмә белән дә таныштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International