13 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән мелиорация мәсьәләләре буенча фикер алышты
«Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры Марс Хисмәтуллин соңгы 10 елда республикада сугаруның үсеше турында сөйләде. Бу вакыт эчендә 213 хуҗалыкта 32,6 мең гектар сугарулы җир төзелде һәм реконструкцияләнде, 196,6 км магистраль торба үткәргечләр салынды, 13 064 га мәйданда мелиорация объектларын техник яктан яңадан коралландыру үткәрелде, 414 берәмлек сугару техникасы, 95 тамчылы сугару системасы сатып алынды, 300дән артык су скважинасы борауланды, 95 суэтем башнясы куелды. Зур күләмле эш нәтиҗәсендә сугарулы җирләрдә уңыш 3-4 тапкыр артты, ә республика теләсә нинди һава шартларында яшелчә һәм бәрәңге белән гарантияле тәэмин ителде.
"Су сиптергәндә продукциянең үзкыйммәте 2 һәм аннан да күбрәк тапкыр түбәнрәк. Үзкыйммәте структурасында су сибү бәрәңге иккәндә чыгымнарның 10% ын һәм яшелчә үстергәндә 20-25% ын алып тора. Су сибүгә туры килгән чыгымнарның 1 сумы 12 сумнан артык өстәмә продукция алуны тәэмин итә", - дип билгеләп үтте Марс Хисмәтуллин.
2020 елга сугарулы җирләрне 2,15 мең гектарга арттыру планлаштырыла, моның өчен скважиналар бораулауга һәм су башняларына чыгымнарның 90% ын субсидияләү каралган һәм 33 млн сум салынган. Су сиптерү техникасы һәм насос-көч җиһазлары сатып алуга субсидия 70% (100 млн сум) тәшкил итәчәк, шулай ук сугарулы һәм киптерелгән җирләрне төзүгә, реконструкцияләүгә — 70% һәм 171 млн сум. Министрлыкта быелдан скважиналарны бораулауга субсидиянең эшләрне тәмамлаганнан соң гына булачагын ассызыкладылар.
Чара ахырында Илдус Габдрахманов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында мелиорация программаларында катнашырга теләгән аграрийлардан заявкаларны карау буенча махсус комиссия төзелүенә игътибар итте. Гаризалар һәм проект-смета документларын агымдагы елның 1 апреленә кадәр тапшырырга кирәк. Нәкъ менә шушы материаллар нигезендә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2020 елга финанслау программасына кертеләчәк.