Яшьләр торак конкурсы – 2020: гаризалар кабул итү башланды!

2020 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2012 елдан башлап, Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Конкурс үткәрелә.

Яшьләр торак фонды үзен ташламалы шартларда торак шартларын яхшырту буенча уникаль мөмкинлек буларак күрсәтте һәм Татарстан Республикасы яшьләренә яшьләр сәясәтен тормышка ашыру, мәгариф һәм тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлек алып баручы 18-30 яшьләрдәге түбәндәге категория яшьләрне катнашырга чакыра:

- Иҗтимагый оешмалар активистлары;

- Студентлар-Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗади берләшмәләр проектларында катнашучылар;

- Башкарма комитетларның, учреждениеләрнең, яшүсмерләр клубларының, яшьләр үзәкләренең яшьләр белән эшләү буенча белгечләре;

- Предприятиеләрдә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр;

- Белем бирү учреждениеләренең яшьләр белән эшләү буенча җаваплы хезмәткәрләре;

- 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр.

Конкурста катнашу өчен кирәкле шарт – гаиләнең бер әгъзасына 18 квадрат метрдан ким булган гомуми мәйданы белән тәэмин ителешнең җыелма дәрәҗәсе. Конкурста катнашучының гаилә әгъзалары булып, Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча конкурста катнашучы белән бергә, аның балалары, ире (а) таныла. Аерым очракларда башка туганнары, әгәр алар үз гаилә әгъзалары буларак милекче итеп кертелсә, конкурста катнашучының гаилә әгъзалары дип танылырга мөмкин.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, конкурста җиңгән очракта сайлап алынган фатир өчен беренчел кертем гомуми бәянең кимендә 10% ын тәшкил итә, шуңа бәйле рәвештә айлык түләүләрне вакытында түләү

өчен гариза бирүченең тотрыклы җыелма кереме булуы - катнашу критерие булып тора.

2020 елның 12 маеннан 31 июленә кадәр социаль ипотека программасы буенча торак алуга конкурсның гариза бирү кампаниясе бара.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу һәм гариза бирү турында тулырак мәгълүматны «Татарстан Республикасының яшьләр торак фонды» рәсми төркемендә белергә мөмкин. https://vk.com/mol_ipoteka.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International