КФҮтә физик затлар фамилия алышынганнан соң яисә алмаштырылганнан соң, салым түләүченең шәхси номерын (ИНН) кире кайтарырга мөмкин. Физик затны салым исәбенә кую турындагы гаризалар, яшәү урынына карамастан, Татарстанның теләсә кайсы күп функцияле үзәгендә кабул ителә. Салым хезмәтенә исәпкә куюны сорап беренче тапкыр мөрәҗәгать иткәндә гражданнар дәүләт пошлинасы түләүдән азат ителә. Кирәкле документларны туплау статусы яки мөрәҗәгать итүченең яше буенча аерыла. Россия территориясендә яшәүче 14 яшьтән өлкәнрәк затка түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: ▫ ️ РФ гражданины паспорты; ▫ ️ әгәр паспортта прописка күрсәтелмәгән булса, белешмә/яшәү урынын яки тору урынын раслаучы башка документ (РФ территориясендә даими прописка булмаганда). 14 яшькә кадәр бала исеменнән гаризаны әти-әни яки опекун бирә. Гаризага теркәргә кирәк: ▫ ️ ата-ана паспорты яки опекунныкын; ▫ ️ туу турында таныклык; ▫ ️ туу турында таныклык булмаганда, РФ граңданлыгын раслаучы документ. Фамилия алыштырганнан соң ИНН алыштырганда (мәсәлән, кияүгә чыкканнан соң) түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: ▫ ️ паспорт; ▫ ️ өйләнешү турында таныклык яки персональ мәгълүматларны үзгәртүне раслаучы документ. Бу очракта дәүләт пошлинасы түләнми. РФ территориясендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә карар кылган чит ил гражданына түбәндәгеләр кирәк булачак: ▫ ️ үз иленең паспорты һәм паспортны нотариаль расланган рус теленә күчермәсе; ▫ ️ РФ территориясендә вакытлыча теркәүлү турында белешмә. Югалган яки бозган очракта ИННны торгызу өчен паспорт күрсәтергә кирәк. Таныклыкны икенчел бирүдә дәүләт пошлинасы 300 сум тәшкил итә. КФҮ аша ИНН рәсмиләштерүнең регламент вакыты-7 эш көне. Гаризаны шулай ук нотариуста расланган ышанычнамә нигезендә эшләп килүче салым түләүченең вәкаләтле вәкиле дә бирергә хокуклы.