Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 3 яшькә кадәрге һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга 5 һәм 10 мең сум акча түләүгә Татарстанда 770 меңнән артык бала дәгъва итә, дип хәбәр итә. Алар арасында 3 яшькә кадәрге 136 мең бала һәм 3тән 16 яшькә кадәрге 640 меңнән артык бала бар.
Бу түләүләргә, федераль бюджеттан, республика өчен 8,5 млрд. сум тирәсе акча бүлеп бирелгән.
Бүгенге көндә өч яшькә кадәрге 114 һәм 1 мең балага 1 млрд.117 млн. сум акча түләнгән. 3 яшьтән 16 яшькә кадәр балаларга түләүләр агымдагы елның 1 июненнән башлана.
Исегезгә төшерәбез, түләүне алу өчен, агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән КФҮ аша шәхси кабинетта гариза бирү җитә.
Исегезгә төшерәбез, түләүне алу өчен, агымдагы елның 1 октябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук шәхсән КФҮ аша шәхси кабинетта гариза бирү җитә.
"Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, бала туу турында таныклык, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аларны онлайн банкта карарга мөмкин. Иң мөһиме, документларны төгәл тутырып, гаризаны дөрес тутырырга кирәк, бу кергән гаризаларны эшкәртү һәм түләүләрне күчерү процессын шактый тизләтәчәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Мөһим! Гаризалар бирүдә гаиләләрнең активлыгы югары, нәкъ менә шуңа күрә мошенниклар тарафыннан дистәләгән охшаш адреслар һәм дизайнлы фейк интернет-сайтлар төзелә. Алдакчыларның корбаны булмас өчен, гаризаны рәсми gosuslugi.ru сайтта гына тутырырга кирәк.
#Пенсияфонды #Буа #БезСезнеңөченэшлибез!
Контакт-центр Отделения ПФР по РТ (843) 279-27-27
Пенсионный фонд в г.Буинске РТ (межрайонное) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурсы www.pfrf.ru, sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/pfrrt, www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/58408636907571
www.ok.ru/group/58408636907571