Теңкәш авылында төзүчеләр универсаль баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзиләр. Исегезгә төшерәбез, әлеге спорт объекты агымдагы елда Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында ясала. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Бу безнең районның авыл җирлекләре территориясендә җиһазланачак алтынчы спорт мәйданчыгы. 2013-2019 елларда Буа муниципаль районында барлыгы 20 спорт мәйданчыгы төзелде.