Район җитәкчесе эшмәкәрләр проблемалары белән шәхсән үзе танышты

2020 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Бүген эш сәфәре кысаларында район җитәкчесе Ранис Камартдинов Буа шәһәренең үзизоляция режимын йомшартуга керешкән шәхси эшмәкәрләренең эше белән танышты, шулай ук килеп туган эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә бизнесы зыян күргән кешеләр белән аралашты. Сәфәр барышында аны район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге башлыгы Гөлинә Шәрәфетдинова озатып йөрде.

Эшмәкәрләр район җитәкчесе белән әлеге вәзгыятьтәге үз проблемалары һәм тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Ранис Рафис улы, үз чиратында, ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде, кайбер мәсьәләләрне үз контроленә алды.

«ФЕЯ», «Кәрҗин», «Линолеум», «Модница», «Селена» һәм «Миләүшә» кибетләре урнашкан биналарда үз эшчәнлекләрен алып баручы эшмәкәрләр белән аралашу барышында район җитәкчесе якын-тирә территорияне төзекләндерү һәм сәүдә объектларының фасадын яхшырту мәсьәләләре буенча да фикер алышты.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә 82 район эшкуары яңа коронавирус йогышы таралуга каршы күрелгән чаралар аркасында эшчәнлеген туктатты, шулай ук 33 җәмәгать туклануы предприятиесеннән, 5се чыгару һәм китереп бирү режимында эшли, калган 28е ябык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International