«Деловорот» telegram-каналы турында

2020 елның 29 мае, җомга

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил ярдәме белән «Деловорот» telegram- каналы оештырылды. https://ttttt.me/delovorot.

Каналның эш максаты-бизнес-омбудсменның Татарстан Республикасы эшкуарлары белән турыдан-туры аралашуын җайга салу.

Каналга язылучылар беренче булып дәүләт ярдәменең яңа чаралары турында беләчәкләр һәм алардан ничек файдаланырга, эшмәкәрлек эшчәнлегенә кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат алалар.

Каналда даими рәвештә сораштыру, тавыш бирү, мәгълүмат бирү үткәрелә:

- теге яки бу дәүләт ярдәме чараларына ихтыяҗ дәрәҗәсе турында;

- аерым муниципаль берәмлекләрдә бизнес-климат торышы турында;

- эшмәкәрләрне борчыган проблемалар турында;

- хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, эшмәкәрлек эшчәнлеген башкарганда законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен үтәү турында.

Сораштырулар һәм тавыш бирү нәтиҗәләре вәкаләтле вәкил аппараты экспертлары тарафыннан җентекләп өйрәнелә һәм эштә актив кулланыла.

«Деловорот» telegram-каналына кушылыгыз, язылыгыз! #поддержкапредпринимателей

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International