Балаларны яклау көнен Казанда 12 сәгатьлек музыкаль онлайн-марафон белән билгеләп үтәчәкләр

2020 елның 29 мае, җомга

Казанда 1 июньдә «Бөтен дөнья-балаларга» 12 сәгатьлек музыка марафоны узачак. Чара онлайн-форматта үтә һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышланачак. Бу хакта «Татар-информ» МА «Дарт Медиа» генераль директорына сылтама белән хәбәр итә .

"Төп максат — үзизоляция режимында өйдә булган, аралашмаган, хәтта урамга чыга алмаган балалар өчен бәйрәм оештыру. Балаларга бу бик авыр бирелде, шуңа күрә кечкенә генә бәйрәм ясарга теләк туды. Моннан тыш, марафон Казанда икенче хоспис төзү өчен Анжела Вавилова исемендәге фонд ярдәме белән үткәрелә», — дип сөйләде мәгълүмат агентлыгы әңгәмәдәше.

.

«Бөтен дөнья – балаларга» бәйрәме вакытында музыкантлар һәм артистларның чыгышлары, танылган кешеләрнең очрашулары һәм видео-мөрәҗәгатьләре, танып-белү әңгәмәләре һәм мультфильмнар трансляцияләре планлаштырылган.

Аерым алганда, «Джайв» төркеме, Казан җырчысы һәм мультиинструменталисты Салават Табаев, композитор Эльмира Низамова, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов, Казан мультижанр җырчысы Гүзәл Саттарова һ.б. чыгышлары көтелә.

Иң кечкенә катнашучылар өчен көн дәвамында «Татармультфильм» студиясендә иҗат ителгән мультфильмнар күрсәтеләчәк.

Моннан тыш, марафон программасына бьюти-индустрия, кече һәм урта бизнес вәкилләре, республиканың КВН хәрәкәте, психолог һәм башка чаралар керәчәк.

«Бөтен дөнья-балаларга» онлайн — марафоны сәгать 10да башлана һәм «Татар-информ»МА сайтында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International