Бөтендөнья тәмәкесез көне (World No Tobaco Day) Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тарафыннан 1987 елда гамәлгә кертелде һәм ел саен 31 майда билгеләп үтелә.
Тәмәке даими рәвештә аны кулланучы кешеләрнең яртысы үлә торган бердәнбер легаль продукт булып тора. Билгеле булганча, пассив тәмәке тарту да шундый ук зарарлы. Рестораннарны, офисларны һәм башка ябык биналарны тутыра торган төтен сулау куркыныч. Тәмәке төтенендә 7000гә якын химик матдә бар, шуларның 250е чамасы зарарлы, ә 70е - канцерогеннар.
Шуны истә тотарга кирәк:
- Актив һәм пассив тәмәке тарту җитди йөрәк-кан тамырлары һәм үпкә авырулары китереп чыгара, шул исәптән миокард инфаркты, инсульт һәм үпкә яман шеше дә;
- Табак төтене яңа туган балаларның кинәт үлүенә сәбәп булырга мөмкин. Йөклелек вакытында тәмәке тарту балаларның вакытыннан алда тууына, шулай ук үсеш аномалияләре китереп чыгарырга мөмкин;
Тәмәке тартуның сәламәтлек өчен зыяны турында яхшы хәбәрдар булганда, күпләр никотин бәйлелегеннән котылырга омтыла. Яки кеше үзенең сәламәтлеге өчен тәмәке куллануның бөтен авырлыгын аңламый яки авыру аңа кагылмаячак, яки тәмәке тарту гадәте шулкадәр көчле, аннан баш тарту мөмкинлеге юк, дип саный.
31 майда Роспотребнадзор белгечләре тәмәке тартучыларга бер генә көнгә булса да начар гадәттән баш тартырга һәм үз сәламәтлекләре турында уйланырга тәкъдим итә. Тәмәкедән баш тартуның файдасы зыянга караганда күпкә күбрәк бит. Тәмәке тартудан котылу мөмкин! Тәмәкедән тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирә торган төрле ысуллар бар. Сайлау Сезнеке. Үпкәләрегезгә ирек бирегез һәм тулы күкрәк белән сулагыз!