Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ранис Габитов шимбә көнне республиканың Нурлат районында узган республика зона семинарында катнаштылар. “Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру. АПКны цифрлаштыру” Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, министр урынбасары Илдус Габдрахманов , алты район башлыгы катнашында «Сөләйманов А.И.» КФХ базасында узды.
Биредә кыска гына вакыт эчендә Нурлат районында беренче стационар эретмә узелы төзелде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов әлеге комплекс мисалында авыл хуҗалыгы культураларын сиптерү өчен әзерләнгән эремәнең нәтиҗәлелеге турында сөйләде. Семинарда катнашучылар Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин белән бергә Илюткино авылы янындагы көзге бодай һәм сидераль пар кырларында, шулай ук Фома авылындагы ындыр табагында булдылар. Чарада катнашучылар республикада авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру һәм әче туфракларны известьлау буенча алып барыла торган эш белән таныштылар. Семинарда катнашучылар игътибарына көзге һәм сабан культуралары үрнәкләре, шулай ук республика агрокомпанияләре продукциясе тәкъдим ителде, агросәнәгать комплексын цифрлаштыру буенча презентация узды. – Мондый семинар-укулар республиканың өч ноктасында уза, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. - Биредә без тәҗрибә, яңалыклар, яңа тенденцияләр, технологияләр белән уртаклашабыз. Көзге һәм язгы культуралар сөендерә, безнең бүгенге максат-чаралар комплексын кулланып һәм барлык агротехник чараларны үтәү белән югары уңыш алу. Әче туфракларны известьлау, эремә узелларын куллану – аларның һәркайсы авыл хуҗалыгы культураларының уңышын формалаштыруда мөһим роль уйный.