Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе төгәлләнеп килә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Марат Җәббаров, тармакта азык әзерләү буенча мөһим эшләр башкарасы бар, дип искәртте. Терлекчелекнең продуктивлылыгы аның оешканлыгына, срокларын үтәүгә бәйле булачак. Бүгенге көндә 19 район терлек азыгы әзерләүгә кереште. Әлегә 8 мең гектардан артык күпьеллык үлән чабылган һәм беренче 11 мең тонна сенаж әзерләнгән. Үләннәр үсешенә һава шартлары тәэсире яхшы, аларның озынлыгы 35 см һәм аннан да күбрәк, урыны белән 50 см. га кадәр җитә.
Агымдагы елда безгә 500 мең га мәйданда күпьеллык үләннәрдән азык әзерләргә кирәк, дип хәбәр итте министр. Ул район башлыкларына, холдинглар һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә техниканы максималь рәвештә мобилизацияләргә, печән чабуга оешкан төстә керешергә һәм үләннәрнең беренче катын әзерләүне 15 июньгә төгәлләргә кушты.
Моның өчен республикада 843 азык җыю комбайны, 451 үзйөрешле һәм 1500 артык тагылма чапкыч, 1700 пресс-җыючы һәм башка техника бар. Хезмәтне тиешле дәрәҗәдә оештырганда, техник мөмкинлекләр күрсәтелгән срокларда сыйфатлы азык әзерләргә мөмкинлек бирә, гәрчә республика буенча 1 азык җыю комбайнына 700 гектардан артык йөкләнеш булса да, дип саный Марат Җәббаров. Аның сүзләренә караганда, тәүлек саен 100 мең тонна азык әзерләү мөмкинлеге бар. Сенаж массасын сыйфатлы трамбовкалау һәм консервантлар куллану тәэмин ителгән. "Техниканы төзекләндерү, заправкалау һәм механизаторларны тукландыру эшләрен шулай ук кыр станнарында башкарырга кирәк. Республикада механикалаштырылган 6 отряд эшли. Азык әзерләү өчен үз техник мөмкинлекләре җитмәгәннәргә аларны җәлеп итәргә киңәш итәбез", - диде министр.
Республикада авыл хуҗалыгы техникасы паркын актив яңарту дәвам итә. Агымдагы елда 240 трактор, 80 ашлык җыю һәм 19 азык җыю комбайны, 930тан артык башка техника һәм җиһазлар сатып алынган, шул исәптән 2 млрд. сумга Росагролизинг аша.
"Азык әзерләү техникасын куәтле, югары җитештерүчән комбайннарга һәм үзйөрешле чапкычларга йөз тотып, яңартырга, «Росагролизинг» белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәк. Чөнки еллык 3% белән банклар кредит бирми", - дип искәртте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Уткән атнада узган азык әзерләү техникасының һәм азыксаклагычларның әзерлеген республика районнарында һәр хуҗалыкның һәм районның әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Актаныш, Азнакай, Алексеевск, Әтнә, Балтач, Зәй, Кайбыч, Мамадыш, Мөслим, Саба, Сарман, Тукай һәм башка районнар хуҗалыклары карантинга карамастан, азык җыю техникасы паркын тулысынча әзерләделәр.
Әгерҗе комбайннарын кабул итүгә әзерли алмады. Апас, Кама Тамагы, Спас, Чирмешән районнары графиктан шактый калыша.
Марат Җәббаров шулай ук Әгерҗе, Чирмешән, Югары Ослан, Спас һәм кайбер башка районнарда терлек азыгы саклагычларын әзерләүдә җитешсезлекләр булуын да хәбәр итте. «Бу-хуҗасызлык, - диде министр. - Хәзер инде массакүләм азык әзерләү башлана диярлек, траншеялар әзерләнмәгән. Кабул итү башланганчы барлык траншеялар да әзер булырга тиеш иде".