Бүген без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез

2020 елның 1 июне, дүшәмбе

Кадерле балалар, хөрмәтле ата-аналар!

Бүген без Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез.

Балачак-һәр кеше тормышында иң якты һәм бәхетле чор. Ә бу якты һәм матур көн балаларның-безнең киләчәгебез һәм безнең байлыгыбыз икәнлекне тагын бер кат искә төшерә. Һәм нәкъ менә без өлкәннәр, сабыйларның балачаклары һәм киләчәкләре өчен җаваплыбыз. Шуңа күрә яшь буалыларның рухи, интеллектуаль һәм физик үсеше -бүген безнең беренчел бурычыбыз. Без һәр баланың үз сәләтләрен тормышка ашыру һәм төрле яклап алга киткән шәхес булу мөмкинлегенә ия булуын аңлыйбыз. Безнең районда балаларга өстәмә белем бирүгә зур игътибар бирелә. Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә балалар көрәш, фигуралы шуу, йөзү белән шөгыльләнәләр, футбол, хоккей уйныйлар, музыка коралларында уйнарга өйрәнәләр, туган як тарихы буенча белемнәрен баеталар, табигатьне сакларга, аның матурлыгын арттырырга өйрәнәләр. Һәм бүген без горурланырлык яшь буын үсеп килә дип, кыю рәвештә әйтә алабыз. Яшь буалыларның исемнәре районда гына түгел, аннан читтә дә билгеле. Алар укуда, спортта һәм иҗатта зур уңышларга ирешәләр.

Балаларның бәхетле йөзләре, аларның шатлыклы көлүләре, укуда, иҗатта һәм спортта ирешкән уңышлары – ата-аналар, әби-бабайлар, үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм укыту белән шөгыльләнүчеләр, аның сәламәтлеге турында кайгыртучылар өчен иң яхшы бүләк. Безнең берләшкән тырышлыгыбыз, безгә туган ягыбызны яратучы, аның алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен хезмәт куярга әзер булган, чын гражданнарны тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Сезнең барыгызга да фидакарь хезмәтегез, балалар турында кайгыртучанлыгыгыз, мәхәббәт, игътибарыгыз, күңел җылысы өчен рәхмәт белдерәсем килә!

Әлбәттә, бу көнне бәйрәм итүдә коронавирус инфекциясенә каршы тору белән бәйле вәзгыять үз төзәтмәләрен кертте. Тик уртак көч белән без эпидемияне җиңеп, гадәти тормышка әйләнеп кайтып, җәйге каникулларны күңелле итеп уздырырбыз дип ышанам.

Кадерле балалар! Сезгә нык сәламәтлек, зур иҗади җиңүләр, иң кыю ниятләрнең тормышка ашуын һәм, әлбәттә, күңелле ял, күтәренке җәйге кәеф телим. Ә әти-әниләргә, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, иминлек һәм гаилә җылысы булсын дип телим.

 

Буа муниципаль районы җитәкчесе Р.Р. Камартдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International