Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге идарәсе (районара) хәбәр итә, агымдагы елның гыйнварыннан башлап эшләүче 161 200 татарстанлы хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау белән мәшгуль. Аларның 82% ы кәгазь вариантны саклап калырга, ә 18% ы электрон хезмәт кенәгәсенә күчәргә карар кылган.
Исегезгә төшерәбез, хезмәт кенәгәсен алып бару ысулын сайлау хокукы бүгенге көндә бары тик эшләүче гражданнар өчен генә саклана. 2021 елның 1 гыйнварыннан соң беренче тапкыр хезмәт эшчәнлеген башлаучылар өчен мондый хокук булмаячак. Аларның хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны исәпкә алу бары тик электрон рәвештә генә алып барылачак.
Игътибар итегез, 2020 елның 30 июненә кадәр барлык иминләштерүчеләргә хезмәт кенәгәсенең формасын сайлау хокукы турында имза язарга һәм ел азагына кадәр аны саклау яки электрон версиягә күчерү турында тиешле гариза кабул итәргә кирәк.
Шунысын да билгеләп үтик, хезмәт кенәгәсен алып баруның электрон форматы бик уңайлы, чөнки хезмәткәргә үз хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматка тиз арада керү мөмкинлеге бирә. Теләсә кайсы вакытта электрон китапны күчереп алырга, бастырып чыгарырга, электрон почта аша потенциаль эш бирүчегә дәүләт хезмәтләре яки РПФ сайтында шәхси кабинеттан җибәрергә мөмкин.
Моннан тыш, электрон хезмәт кенәгәсе кәгазь вариантны тутырганда килеп чыга торган югалтулар, төгәлсезлекләр һәм хаталардан якланган.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571 ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com