Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Буа шәһәрендәге (районара) идарәсе хәбәр иткәнчә, бүген Буа, Кайбыч, Чүпрәле районнары буенча 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 8123 бала 10 мең сум күләмендә акча алган.
Беренче көнгә түләнгән гомуми сумма 81 млн. 230 мең сум тәшкил иткән.
Күпчелек гаиләләр Дәүләт хезмәтләре порталы аша түләү сорап мөрәҗәгать итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гариза бирүче ата-ана электрон кабинетында гариза статусын күзәтеп тора ала. Әгәр гариза пенсия фондына шәхсән бирелгән икән, карау этабын ата-ана мөрәҗәгать иткән клиент хезмәте телефоны аша белергә мөмкин.
Гариза каралганнан соң, ата-ана тиешле хәбәрнамәне бер эш көне эчендә ала. Баш тарту турында карар чыгарылырга мөмкин, әгәр ата-аналар Россиядән читтә яшисә, мәсәлән, башка ил гражданнары булып торсалар.
Аерым очракларда бер тапкыр бирелә торган түләү сорап шәхсән, Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моны опекун гариза биргәндә яки балаларының туу турында чит ил таныклыгы булган очракта гына эшләргә кирәк.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында түләү турында кирәкле аңлатмалар һәм еш бирелә торган сорауларга җаваплар урнаштырылган.
ТР буенча РПФ бүлегенең Контакт-үзәге (843) 279-27-27
ТР Буа шәһәрендә Пенсия фонды (районара) 8(84374)3-47-22
Интернет-ресурслар www.pfrf.ru кат sprrt.ru
www.vk.com/pfr_rt,
www.facebook.com/pfrrt,
www.twitter.com/PFR_TATARSTAN
www.ok.ru/group/58408636907571 ТР буенча РПФ матбугат хезмәте (843)279-25-13, pressa.pfr@gmail.com