Росагролизинг программасы буенча «юбилейлы» лизинг алучы- Буа районыннан КФХ башлыгы Фәнил Кадыйров

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Росагролизингның ташламалы программалары буенча техника белән тәэмин итү 100 мең берәмлеккә җитте. "Юбилейлы" лизинг алучы исеменә Буа районыннан Кадыйров Фәнил Фәһим улы лаек булды.

Аны яңа техника белән котларга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, «Росагролизинг» АҖ маркетинг һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Артур Дәүләтшин, «Пегас-Агро» ҖЧҖнең сату бүлеге башлыгы Сергей Тявкин килделәр.

Фермер Фәнил Кадыйров «вируска каршы» тәкъдимнәр кысаларында «Туман-3» үзйөрешле сиптергеч сатып алды. Фәнил Фәһим улына яңа авыл хуҗалыгы машинасы ачкычларын «Росагролизинг» компаниясе, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Пегас-Агро» - "Туман-3" авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүче завод вәкилләре тапшырды.

«Бу безнең өчен бик отышлы булды. Мондый техника, тәкъдим ителгән бәяләрдән, уңайлы шартларда – бу бүләк диярлек. Барлык документларны рәсмиләштерү бик тиз булды һәм менә яңа техника алдык. Бу Росагролизинг белән эшләүнең беренче тәҗрибәсе генә түгел, аның белән 2014 елдан бирле эшлибез, безнең техниканың күп өлеше лизинг компаниясе программалары буенча сатып алынган. Быел 2314 га мәйданда көзге һәм сабан культуралары чәчелде, шул исәптән: көзге бодай-611 га, сабан бодае-603 га, борчак-500 га, шикәр чөгендере-500 га, рапс-100 га." – дип кичерешләре белән уртаклаша Фәнил Кадыйров.

 

2018-2019 елларда Фәнил Кадыйров ашлык саклау өчен 3 яңа ангар төзеде, шулай ук ремонт остаханәләрен төзекләндерде. Хуҗалыкта бүгенге көндә 30га якын техникасы бар. Хәзерге вакытта биредә культураларны сиптерү эшләре дәвам итә, шикәр чөгендерен чүп үләннәреннән эшкәртү бара, сменага 300 га мәйдан сиптерелә.

«Нәкъ менә Татарстан Республикасына йөз меңенче берәмлек техника белән тәэмин итү туры килде, чөнки Татарстан инде күп еллар Росагролизинг программалары буенча техника сатып алуда лидер төбәкләрнең берсе булып тора. "Юбилейлы" лизинг предметы да гаҗәпләндерми, чөнки сиптергеч җитештерүче "Пегас-Агро" заводы – безнең күптәнге партнерыбыз һәм компаниянең иң эре тәэмин итүчеләреннән берсе», – дип билгеләп үтте «Росагролизинг» АҖ маркетинг һәм иҗтимагый мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Артур Дәүләтшин.

Татарстан Республикасы аграрчылары Росагролизинг аша барлыгы 9 млрд. сумнан артык суммага 4 400 берәмлек техника сатып алдылар.

Агымдагы 2020 елда лизинг компаниясе 2,25 млрд. сумлык 641 берәмлек техника белән тәэмин итүгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән лизинг шартнамәләрен төзүне хуплады.

Росагролизингның Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүе һәм машина төзелеше үсешенә кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 40 млрд. сум чамасы тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International