Бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында 2020-2021 еллардагы җылыту сезонына әзерлек буенча район штабының чираттагы утырышы булды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Гыйззәтов рәислегендә узды. Агымдагы эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, авыл җирлекләре башлыклары киңәшмәгә ZOOM аша тоташтырылган иде.
Утырыш барышында 2020-221 елларның көзге-кышкы чорына торак-коммуналь хуҗалык объектларын вакытында һәм сыйфатлы итеп әзерләүне тәэмин итү мәсьәләләре каралды, Илдус Гашыйк улы катнашучыларны Буа муниципаль районы Башкарма комитетының 2020 елның 22 маенда кабул ителгән 210-п номерлы «2020-2021 елларның ягу чорына торак-коммуналь комплексын, учреждениеләрне һәм предприятиеләрне әзерләү чаралары турында» карары белән таныштырды. Әлеге норматив документ нигезендә торак фондта ремонт эшләре үткәрү, төзек булмаган җылылык, электр, тузган суүткәргеч челтәрләрен алыштыру һәм трансформатор подстанцияләрен ремонтлау буенча чаралар расланды.
Алга таба киңәшмә вәкилләре җылылык бирү сезонына әзерлек турында докладлар белән чыгыш ясадылар, планлы һәм планнан тыш ремонт эшләре турында сөйләделәр.
Утырыш ахырында барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, аларны үтәү сроклары билгеләнде.