Бүген Буа муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова килде. Ирада Хафизян кызы «Мәдәният» милли проекты кысаларында Кырык Садак авылында КФҮ төзүнең барышын бәяләде. Аны урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Буа районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәнис Мифтахов һәм Лилия Садретдинова озатып йөрде.
Кырык Садак авылында 100 урынга исәпләнгән Мәдәният йорты, китапханә һәм авыл җирлеге башкарма комитеты урнашачак күп функцияле үзәк төзелеше тулы куәттә. Бүгенге көндә эшләр 45% ка башкарылган. Төзелешне «Аква-Августэ» ҖЧҖ алып бара. Финанслау суммасы 18 миллион сумнан артык тәшкил итә, акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирелгән.
Мәдәният министры билгеләп үткәнчә, быел “Мәдәният” милли проекты буенча 5 объект төзеләчәк, шуларның берсе Буа районында. Бу объектларның Республика көненә куллануга тапшырылачагына ышаныч белдерде Ирада Әюпова. Бу көнне ул шулай ук «2014-2022 елларга мәдәният үсеше» республика программасы буенча Теңкәш авылында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт барышы белән танышты. Капиталь ремонт республика бюджеты акчасына алып барыла һәм азагына якынлаша.
Агымдагы елда республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акчага Яңа Чечкаб авылында 100 урынга исәпләнгән КФҮ төзелеше бара, Буа муниципаль районының Вольный Стан авылында КФҮ бинасы реконструкцияләнә, анда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты, китапханә һәм ФАП урнаштыру планлаштырыла.