Буа муниципаль районы җитәкчесе Ранис Камартдинов йөкләмәсе буенча 6 июньнән «Сахарник» бакчачылык ширкәтенә маршрут автобуслары йөри башлый. Моңа кадәр бакчачылар район җитәкчелегеннән бакча маршрутларын оештыруларын сораган иде. Ранис Рафис улы бу мәсьәләне игътибарсыз калдырмады. Бакча автобусы 6 июннән көн дәвамында ике тапкыр ял көннәрендә йөриячәк. Иртәнге рейс: шимбә һәм якшәмбе, вокзалдан 9.00 сәгатьтә чыга, аннары Ефремов урамы буенча хәрәкәт итә, бакчачылык ширкәтенең ахыргы тукталышы 9.40 сәгатьтә . Һәм шунда ук киредән вокзалга кадәр бара. Кичке рейс: шимбә һәм якшәмбе, вокзалдан 17. 30. Сәгатьтә чыга, аннан соң Ефремов урамы буенча бара, бакчачылык ширкәтенең соңгы тукталышы 18.10 сәгатьтә. Һәм шунда ук киредән вокзалга кадәр бара. Бер якка бару бәясе-15 сум. «Сахарник» бакчачылык ширкәте тукталышы урман янында, грунт юлына төшәр алдыннан.
Исегезгә төшерәбез, Буа районы җитәкчелеге "Сахарник" коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтенең ташландык бакча участокларын, хуҗалары аларны билгеләнеше буенча кулланырга планлаштырмаса, сатарга яки баш тартырга чакыра. Кишәрлектән файдаланмаган очракта районның Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы тикшерү акты төзи һәм хуҗага күрсәтмә бирә. Тикшерү материаллары “Росреестр” га яки "Россельхознадзор"га җибәреләчәк. Файдаланылмый торган җир хуҗалары административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Штраф суммасы 20 мең сумнан да ким түгел. Әйтергә кирәк, «Сахарник» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте территориясендә 600 җир кишәрлеге бар, аларның һәркайсы 6-8 сутыйга якын, һәм бары тик 10 проценты гына аларның хуҗалары тарафыннан кулланыла. Калганнары ташландык кишәрлекләр