1 апрельдән 2020 елның 2 нче яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.Язылу кампаниясен дәвам иттереп, Буа гәҗитенә игътибар җәлеп итеп, бүген Буа муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Фәнис Мифтахов һәм Лилия Садретдинова «Байрак»ка язылдылар. Бүгенге көндә район газетасына 2000гә якын кеше язылган инде. Буалыларның кайберләре нинди дә булса сәбәпләр аркасында район газетасына яки башка яраткан басмаларга язылмаган булсалар, вакыт бар әле. Язылу кампаниясе июнь уртасына кадәр дәвам итәчәк. Якын-тирә почта бүлекчәсендә, почтальоннарда, шулай ук газета редакциясендә язылуны рәсмиләштерергә була. «Байрак»ка язылу бәясе ярты елга 722,94 сум тәшкил итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яраткан басмага язылуны онлайн да рәсмиләштерергә мөмкин, почта бүлегендә, мобиль кушымтада яки Россия почтасы сайтында podpiska.pochta.ru, бу карантин шартларында аеруча да актуаль. Сайтта навигация тема буенча басмаларның фильтрларын, алфавитны, исемне эзләү юлында көйләргә мөмкинлек бирә, бу нибары берничә минут алачак. Россия почтасы каталогында “үзебезнең районка”ны да табарга була - "П9335" язылу индексы. Яхшы бонус бар- 1 июньнән 10 июньгә кадәр язылучылар өчен бәя 12% ка арзанрак булачак.
Моннан тыш, podpiska.pochta.ru сайтында һәм почта бүлекләрендә «Игелек агачы» хәйрия акциясе дәвам итә. Һәр теләүче үз сайлавы буенча, теләсә кайсы басмага, социаль учреждениеләр өчен язылырга, шулай ук сугыш ветераннарына үзләренең яраткан журналларына һәм газеталарына язылу бүләк итәргә мөмкин.