Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» федераль ведомство программасы буенча грантлар бирү өчен крестьян (фермер) хуҗалыклары проектларын сайлап алу конкурсына йомгак ясау турында хәбәр итә. Конкурста җиңүчеләргә грантларның гомуми суммасы 350 млн. сум тәшкил итте, шуларның 203 млн.сумы федераль бюджеттан (58%) бүлеп бирелде. Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан крестьян (фермер) хуҗалыкларының 25е грантка ия булды һәм якын арада үз гаилә фермаларын үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыруга керешәчәк. Алар арасында Буа районыннан фермер Лапшин Петр Николаевич бар. Алынган грант акчасын Петр Николаевич 152 сыерга исәпләнгән яңа сөтчелек фермасы төзүгә юнәлдерәчәк.
Бүгенге көндә Яшевка авылында Петр Николаевич хуҗалыгында 166 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 65 савым сыеры бар. Бер сыердан уртача савым-24 литр сөт. 2020 елның биш аенда сөт җитештерү күләме 203,6 тонна тәшкил итте (узган ел белән чагыштырганда+116%), ит – 9,4 тонна (+235%). Бозауларның баш саны 44 баш.
"Элек мин урман хуҗалыгында эшләдем, ә 2015 елда авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнергә булдым. Булдырам кебек, – ди фермер – сөт җитештерү – гади генә эш түгел, әмма рентабельле бизнес. Базарда сөткә ихтыяҗ бар, шуңа күрә бу юнәлешне үстерергә телим".
Исегезгә төшерәбез, 2017 елда Петр Лапшин республикада беренче урынга чыкты һәм «Яшь фермер» программасы буенча грант отты, авыл хуҗалыгы техникасы һәм терлек сатып алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, барлыгы 1925 сыерга исәпләнгән 13 сөтчелек фермасын, 760 баш мөгезле эре терлек симертү буенча 4 ферма, 158 мең кош-кортка исәпләнгән 3 кош фермасын (тавык-үрдәкләр, казлар), 800 атка исәпләнгән ике ат фермасын һәм елына 43 тонна товар балыгы үрчетү буенча ике ферманы
финанслау планлаштырыла. Җиңүчеләр 3,6 дан 28,1 млн. сумга кадәр акчалата грантлар алачаклар.
Республикада әлеге грантлар хисабына 17 гаилә терлекчелек фермасы төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк, өстәмә рәвештә 1846 баш эре мөгезле терлек (шул исәптән 1116 сыер һәм таналар) сатып алынган, 75 даими эш урыны булдырылган.
Җиңүчеләр исемлеге белән тулырак Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.