"Семык-2020» мари бәйрәме онлайн-режимда узачак

2020 елның 5 июне, җомга

Бүген, 5 июньдә, Татарстан Республикасында мари мәдәнияте бәйрәме – «Семык» билгеләп үтеләчәк. Тик, күптән түгел узган «Каравон» рус фольклоры бәйрәме кебек үк, быел җәй, эпидемиологик хәл аркасында, мариларның халык бәйрәме дә онлайн-форматта узачак.

«Семык» мари халык бәйрәме тарихы һәм традицияләре турында махсус чыгарылышны «Татарстан – Яңа Гасыр» телеканалында, бәйрәм концерты һәм башка чараларны «Tatfolk» традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге, «Семык 2020 Менделеевск» YouTube-каналы, оештыручыларның рәсми Instagramы, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International