Буа муниципаль районының Зур Фролово авылында "хәйрия склады" ачылды.

2020 елның 5 июне, җомга

Хәйрия эшенең инициаторы-авылда яшәүче Ольга Шевелева. - Без үзебез Казаннан. Биш ел элек Зур Фролово авылында йорт сатып алдык. Без ирем белән 4 бала тәрбиялибез, өлкән балабыз инвалид. Балалар күп булганлыктан, авыр финанс чорлары да читләп узмады, Казанның хәйрия фондларына да мөрәҗәгать итә идек. Шуңа авылда хәйрия склады ачу теләге туды, - ди Ольга. Үз идеясе белән ул район җитәкчелеге һәм авыл җирлеге башлыгы белән дә уртаклашты. «Дружба» агрофирмасы генераль директоры Радик Гыйсмәтов бу ниятне хуплады – арендага бушлай бина бирде. Склад кием-салым, аяк киеме, мебель һәм көнкүреш техникасы, балалар инвентаре, техника (телевизор, суыткыч, кер юу машинасы һ.б.) озак сроклы саклау продуктлары кабул итә. Кием-салым һәм аяк киеме чиста һәм кулланырлык булырга тиеш, ә көнкүреш предметлары - алга таба файдалану өчен яраклы. Барлык мөлкәт социаль якланмаган гражданнар категорияләре (аз керемлеләр, күп балалы гаиләләр), шулай ук авыр тормыш ситуациясенә эләккән гаиләләр (милекне тулысынча югалткан янгын һ.б.) арасында түләүсез тарала. Көн саен складка 15-20 кеше йөри, берәүләр әйберләр алып килә, икенчеләре үзләренә сайлап алалар, бу хезмәтләр бушлай. ⠀ Үзегезгә кирәкмәгән, әмма башка кешеләргә кирәкле әйберләр, ТР, Буа муниципаль районы, Зур Фролово авылы, Энгельс урамы, 1 ⠀ адресы буенча кабул ителә. Ә сорауларны 8 9503 17 60 13 телефоны буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International