Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартындагы 208 номерлы карары (2020 елның 3 июнендәге 465 номерлы үзгәрешләр белән) нигезендә һәм ислам хокукларының төп принципларына таянып, 5 июньнән Татарстан Республикасының мәхәлләләренә эшчәнлекне яңарту турында карар кабул ителде. Күмәк гыйбадәткә чикләүләр эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән төшерелә.
Мәчетләргә бары тик саклагыч битлек, перчаткалар һәм үз намазлыгы булган очракта гына йөрергә, намазы укыганда дин тотучылар һәм гыйбадәт кылучылар арасында 1,5 метрдан да ким булмаган социаль дистанция һәм намаз вакытында 4 кв. метрга бер кешедән дә артмаган намаз залы шарты үтәлергә тиеш, мәчеттә 100дән артык кеше җыела алмый, дистанцияне саклау шарты белән мәчет территориясендә намаз кылырга ярый, үз сәламәтлеге өчен куркучы, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында көчсезләнгән иммунитетлы мөэминнәргә мәчет һәм җомга намазларыннан тыелырга.