Татарстан Росреестры физик затларга карата тикшерүләр башлап җибәрә

2020 елның 5 июне, җомга

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе физик затлар тарафыннан җир законнары үтәлешен тикшерүне яңадан башлап җибәрде.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны, юридик затларны һәм индивидуаль эшкуарларны тикшерү өчен вакытлыча мораторий агымдагы елның 18 мартыннан кертелде.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, эпидемиологик хәл шартларында күзәтчелек чаралары процедурасы барлык санитар-гигиена таләпләрен, шул исәптән битлекләрне һәм перчаткаларны мәҗбүри куллану, социаль дистанцияне үтәү белән башкарылачак. Гражданнарны кабул итү, җир законнарын үтәүне тикшерү материалларын карау кысаларында, Авангард урамы, 74нче йорт адресы буенча, 7нче подъездда, социаль дистанцияне үтәү мөмкинлеге өчен, 1 сәгать интервалы белән үткәрелә. Шәхси контактларны минимальләштерү, шулай ук, шул исәптән, җитмәгән документларны электрон почта адресына алуның дистанцион алымнарын куллану хисабына да ирешеләчәк zemcontrol@mail.ru

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Линар Гатин хәбәр иткәнчә, җир законнарын үтәүгә тикшерүләр уздыруның төп бурычы - хокук бозуларны кисәтү. Җир законнарын бозу очраклары ачыкланган очракта, дәүләт инспекторлары тикшерү акты төзи, һәм ачыкланган хокук бозуларны булдырмау буенча тулы чаралар күрү максатларында, ачыкланган хокук бозуны бетерү турында билгеле бер срок белән күрсәтмәне үтәү мәҗбүри бирелә. Җир законнарын бозучыга тикшерү нәтиҗәләре буенча РФ КоАП нигезендә административ йогынты ясау чарасы кулланыла. Бу әле җир законнарын бозуларны профилактикалауга юнәлтелгән эшнең беренче этабы гына. Алга таба дәүләт инспекторлары ачыкланган бозуларны бетерүне күзәтәләр һәм, бозучы тарафыннан элек ачыкланган бозуларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән очракта, административ материаллар төзелә һәм гаепле затларны дәүләт җир күзәтчелеге органының законлы күрсәтмәсен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тарту өчен судка җибәрелә.

Һәм барлык ачыкланган хокук бозуларны бетергәннән соң гына дәүләт инспекторы күрсәтмәсе үтәләчәк.

Белешмәгә

Җир законнарын бозуга бәйле сораулар барлыкка килгән очракта, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча rosreestr.tatarstan.ru “Гражданнар мөрәҗәгатьләре” бүлегендә мөрәҗәгать

итәргә кирәк. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре 16_upr@rosreestr.ru электрон почта аша кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International