Балалар ялын оештыру буенча кайнар линия ачылды

2020 елның 5 июне, җомга

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм «Җәй» үзәге 2020 елда балалар ялын оештыруга багышланган кайнар линия эшен оештырды. 8(843)-207-28-73 һәм 8(953)-999-10-59 телефон номерлары буенча шалтыратып, җәйге сәламәтләндерү кампаниясе белән бәйле мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат алырга мөмкин: балаларны ташу үзенчәлекләреннән алып, балалар лагерьларына юлламалар рәсмиләштерүгә кадәр. ⠀ Кайнар линия белгечләре көн саен 8.30 дан 20.00 гә кадәр, төшке ашсыз һәм ял көннәрсез эшли. Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор фаразлары буенча, балалар сәламәтләндерү лагерьларында җәйге сезонны ачу 1 июльгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International