2020 елның 5 июненнән «Гражданнар тарафыннан үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль законга, шулай ук «Күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»гы Законга үзгәрешләр кертү турында»гы 162-ФЗ номерлы Федераль закон гамәлгә керә башлый. Төп яңалыкларны Росреестр һәм ТР буенча Кадастр палатасы экспертлары шәрехләде.
Әйтик, хәзер гомуми җыелышта бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре әгъзалары гомуми милек белән эш итү хокукын кемгә ышанып тапшырырга һәм кадастр исәбен алу һәм күчемсез милеккә хокукларны теркәү өчен гариза бирү өчен Росреестрга мөрәҗәгать итү буенча вәкаләтләр бирә алачаклар. Шулай итеп, хәзер гомуми файдаланудагы милекне теркәгәндә коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре әгъзаларына ышанычнамә рәсмиләштерергә кирәкми.
Шулай ук 5 июньнән, әлеге закон нигезендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре идарәләренең банкларда гомуми счетларны ачу хокукы барлыкка килә. Шул ук вакытта бакчачылык ширкәтләре рәисе якындагы гомуми җыелышта мондый счет ачу килешүе шартлары турында хисап тотарга тиеш. Банк счетын ачу турындагы мәгълүматларны бакчачылык ширкәтен булдыру турындагы карарда күрсәтергә кирәк булачак.