Буада Җиңүнең 75 еллыгы һәм тимер юл төзүчеләре хөрмәтенә "Хәтер аллеясы" утыртылды

2020 елның 5 июне, җомга

Чарада район башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Буа һәм Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, ветераннар Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова катнашты. Бөек Ватан сугышы ветераны Ильяс Хәйруллин барысына да батырлар истәлеге өчен рәхмәт белдерде, тыныч күк йөзе, сәламәтлек һәм иминлек теләде. Тимер юл ветераны Илгиз Нигъмәтуллин "Свияжск-Ульяновск" тимер юлы төзүчеләренең батырлыгы турында искә төшерде. Соңыннан алар яшь буын вәкилләре белән бергә агачлар утырттылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International